ФК
Фирдәүсә Кәримова
23 сентябрь, 2012 ел
Бүген сезнең истәлекле,
Иң бәхетле көнегез.
Никах туе кичәгезнең
Кадерләрен белегез!

Хак Тәгалә очраштырып,
Бер иткән юлыгызны.
Пар балдаклар юүләк итеп,
Бәйләгән кулыгызны.

Сез бүгеннән җитәкләшеп
Атлыйсыз бер сукмактан.
Сезне котлап матур сүзләр
Явалар төрле яктан.

Берәү тели ак бәхетләр,
Кемдер тели исәнлек.
Без телибез сөю хисен,
Бар гомергә җитәрлек.

Бәллүр төсле сөю хисен
Икәү бергә саклагыз.
Гел дә кояш булып тормас,
Җил-давылдан яклагыз!

Алда әле туйлар бик күп,
Бар көмеше, алтыны.
Якут туйларгача җитсен
Мәхәббәтнең ялкыны.

Шул ялкынның учагында
Җылынсын таныш-белеш.
Туйга килгән һәр кешегә
Күпсенми чыксын өлеш.

Шулай яшәгәндә генә
Яшәү күңелле булыр.
Икәү корган гаиләгез
Шатлык-бәхеткә тулыр.

Тырышлык телик кияүгә,
Ә кәләшкә - сабырлык.
Терәк булып яшәү өчен,
Уртак телне табарлык.

һаман шулай бүгенгедәй
Шат булсын күңелегез.
Бездән сезгә иң зур теләк -
Бәхеткә күмелегез!
Туй
Уникаль идентификатор: 2309121416
12
0
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен, шәхси биткә керегез