ФК
Фирдәүсә Кәримова
21 декабрь, 2012 ел
60 дисәм, бик күп кебек,
Бер карасаң, аз сыман.
Кайчак алсу шәфәкъ кебек,
Кайчакларда таң сыман.

Бик күп дисәм, алда әле,
Барыр юлның юк чиге.
Аз дисәм, кылган гамәлнең
Күренми иге-чиге.

Кайчан гына икәү парлап
Киттек көймәдә агып.
Башлап җибәрдек тормышны
Җылы учагын ягып.

Бик яшьләй кавышмасак та,
Уртак телне тиз таптык.
Алла кушып, бер-бер артлы
Ике ул алып кайттык.

Хак Тәгалә якын иткәч,
Борчуын кызганмады.
Сабыр иттек,әллә шуңа
Йөрәк дөрләп янмады.

Кулны кулга җитәкләшеп,
Ике дистә ел үткән.
Күзләрне ачып йомганчы
60 яшь килеп җиткән.
Юбилейлар
Уникаль идентификатор: 2012121455
4
0
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен, шәхси биткә керегез