ФК
Фирдәүсә Кәримова
5 март, 2013 ел

Әтиләргә

Нәселне дәвам итүче,
Һичшиксез, әти кеше.
Шуңадыр әти кешенең
Бик җаваплы өлеше.

Әти кеше буыннарны
Тиеш бәйләп торырга.
Әти-әнисен онытмый,
Үз гаиләсен корырга.

Вакытында өйләнергә,
Балалар үстерергә.
Янына агач утыртып,
Йортын да җиткерергә.

Бу гамәлне эшләп була
Бик тырыш булсаң гына.
Гөнахлардан өстен булып
Изге эш кылсаң гына.
23 февраль
Уникаль идентификатор: 0503131786
7
0
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен, шәхси биткә керегез