ФК
Фирдәүсә Кәримова
6 март, 2013 ел

Әнигә

Күз тимәсен, матур, чибәр,
Акыллы һәм бик түзем.
Буй-сының да бик килешле,
Елмаеп тора йөзең.

Карлыгач канаты кебек
Сызылып киткән кашларың.
Өебезгә ямь бирәсең,
Тәмле синең ашларың.

Кулың ята бутен эшкә,
Эшлисең белеп кенә.
Булганына шөкер итеп
Йөрисең көлеп кенә.

Синнән башка нишләр идек,
Ярый әле тугансың.
Бик кадерле әни булып,
Безгә насыйп булгансың.

Туган көнең котлы булсын -
Теләкләрнең иң зуры.
Аллаһ сине саклап йөртсен,
Син - өебезнең нуры.
Туган көн
Уникаль идентификатор: 0503131790
6
0
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен, шәхси биткә керегез