ФК
Фирдәүсә Кәримова
7 март, 2013 ел

Туй көненә

Иртән кояш, кичләрен ай
Сибеп торсын якты нурын.
Уртак түбә астында
Булсын һәрчак сезнең урын.

Тормыш юлын үткән чакта
Булыр тавы, тигезлеге.
Тауны үтү өчен кирәк
Ир һәм хатын тигезлеге.

Гаиләгезне бизәсен
Шат авазы балаларның.
Бала бит ул - ышанычы,
Газиз ата-аналарның.

Парлы килеш, тигез булсаң
Читен булмас гомер итү.
Ансат булыр җитәкләшеп,
Көмеш, алтын туйга җитү.

Туй көнегез котлы булсын,
Күркәм булсын ак кышлардай.
Чын сөю белән яшәгез,
Чөкердәшеп аккошлардай!
Туй
Уникаль идентификатор: 0603131795
9
0
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен, шәхси биткә керегез