ФК
Фирдәүсә Кәримова
11 март, 2013 ел

Хатынның әнисенә

Төрле мәзәк сөйли халык
Әби, бабай турында.
Эчтән генә уйлап куям,
Туктап шушы турында.
Безнең әбигә бу мәзәк,
Кагылмый төсле тоям.
Әби акыллы булганга,
Нык, ахры, безнең оя
Дөрес тәрбияли белгән
Минем өчен үз кызын.
Үстергәнгә тыйнак кызны,
Гомере булсын озын.
Баласының баласына
Җылы булды кочагы.
Бүген әби аркасында
Яна нигез учагы.
Өлгерә ул бөтен эшкә,
Үстерә гөлләрен дә.
Гомерең буе урының булсын
Өебез түрләрендә.
Ап-ак намазлык өстендә,
Укы намаз, кыл дога.
Күрсәтмәсен сиңа, әби,
Мәшәкать бала -чага.
Язсын ходай озак еллар
Бергә-бергә яшәргә.
Ул бит безнең әби, диеп,
Хөрмәт белән дәшәргә.
Төрлесе
Уникаль идентификатор: 1003131800
4
0
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен, шәхси биткә керегез