ФК
Фирдәүсә Кәримова
19 март, 2013 ел
Бәхетлем син? дип сораучыга
Икеләнеп калса күңелең,
Бәхетлемен дип җавап кайтар,
Рәнҗетмичә күңел түреңне.

Гомер юлын атлап киткән чакта,
Болыт каплаган күгеңне,
Дәү әниең алган кочагына.
Шушы, дустым, бәхет түгелме?

Тормыш сынавына риза булып,
Үпкәләми генә язмышка,
Туган апай үз кызыдай күреп,
Әзерләгән сине тормышка.

Сөйгән кешең булган синең ирең,
Шатлык өстәп аннан туган улың.
Бар кылганың алар өчен булып,
Шулай үткән, дустым, тормыш юлың.

Без дигәнче генә түгел дөнья,
Кояшны да каплый кара боллыт.
Сыгылмыйча озак еллар ян син,
Ай янында якты йолдыз булып.

Бүген синең, дустым туган көнең!
Сиңа Ходай биргән барсын өеп.
Сау-сәламәт яшә 100гә чаклы
Риза булып, бу тормышны сөеп.
Туган көн
Уникаль идентификатор: 1903131818
8
0
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен, шәхси биткә керегез