ФК
Фирдәүсә Кәримова
25 март, 2013 ел

Укытучы апага

Ак каендай нәфис гәүдә,
Ныклы имән холкы синдә.
Шәм яктысы кара төндә,
Кояштыр син якты көндә.

Сүзең үтә һәр кешегә,
Туганнарга, дус, дошманга.
Булышасың чын күңелдән,
Эшлисең җаның кушканга.

Таулар кебек горур да син,
Чишмә төсле күңлең нечкә.
Ир кеше күк тәвәкәлләп
Тотынасың һәрбер эшкә.

Зыялылык бөрки синнән,
Асыл ташы - син халкымның.
Нур сибәсең тирә - юньгә,
Безгә дә төшә ялкының.

Табигатьтән матур сыйфат:
Синең дустың - тирән гыйлем.
Безнең өчен син киңәшче,
Ә шәкертләреңә галим.

Ваклыклардан өстен булып
Тартасын син тормыш йөген.
Синең бүген юбилеең,
Ай кояшлы булсын күгең.

Яшәүгә дәрт биреп торсын
Гаилә - тормыш учагын.
Суынмасын гаиләңә
Назың һәм җылы кочагың.

Котлы булсын 55 яшең,
Түгелмәсен кайнар яшең.
Саулык - сәламәтлек сиңа,
Гөрләп барсын һәрчак эшең.
Юбилейлар
Уникаль идентификатор: 2503131831
4
0
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен, шәхси биткә керегез