ФК
Фирдәүсә Кәримова
8 октябрь, 2013 ел

Мөгаллиминәргә

Халык милләт буламыни,
Булмаса тәрбиясе.
Тәрбиягә җан өрүче
Синдер ул - тәрбияче.

Бала күңелендә бары
Матурлык тудыручы.
Уңышларга сөенүче
Синдер ул - укытучы.

Изге хезмәтегез өчен
Сезгә - чәчәк бәйләме.
Котлы булсын, нурлы булсын
Мөгаллимнәр бәйрәме!

Бәйрәм хөрмәтенә сезгә
Безнең әйтер сүзебез.
Балаларның рәхмәтеннән,
Көлеп торсын йөзегез!
Зәңгәр булсын күгегез!
Тәрбияче көне
Уникаль идентификатор: 0810131852
6
0
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен, шәхси биткә керегез