ФК
Фирдәүсә Кәримова
30 сентябрь, 2013 ел
Зыялылык бизи сезне,
Миллилек йөзегездә,
һәр нәрсәгә җаваплылык
Сизелә күзегездән.

Күктән иңгән сыйфат микән,
Гаделлек җаныгызда.
Уйлап сөйлисез һәр сүзне,
Тыйнаклык каныгызда.

Аумыйсыз җил искән якка,
Фикерегез бик ныклы.
Бәхәсле мизгелләр булса
Сез гел дөреслек яклы.

Тирән хисле күңелегез,
Сер сыя җаныгызга.
Киңәш кирәк чакта дуслар
Җыела яныгызга,

һәр көн матур уйлар белән
Иртән эшкә киләсез.
Булганына шөкер итеп,
Үрнәк яши беләсез.

Сокланабыз сезгә карап,
Тик күз генә тимәсен.
Мәшәкатьле тормыш сезгә
Зур борчу китермәсен.
Туй
Уникаль идентификатор: 3009131887
7
0
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен, шәхси биткә керегез