ФК
Фирдәүсә Кәримова
3 октябрь, 2013 ел
Китсә китсен хәере белән
Зарланырлык яшәлмәде.
Икебезнең тарафтан да,
Гөнаһ эшләр эшләнмәде.

Тормыш булгач, булгандыр шәт,
Үпкәләшеп алган чаклар.
Кайсы-берсен гафу итеп,
Хак Тагалә үзе аклар.

Ялкау ирдән курыккан идем,
Шөкер, син бик эшчән булдың.
Бала-чаганы яраттың,
Кыскасы, мин синнән уңдым.

Юкка-барга бәйләнмәдең,
Хәл-хәленчә тормыш көттек.
Дөньялыкта гомерләрне,
Җитәкләшеп җырлап үттек.

Бүген синең туган көнең,
Җыелдык бәйрәм итәргә.
60 яшь тулган көнне,
Бергә билгеләп үтәргә.

Бездән теләкнең олысы:
Саулык сиңа, бул сәламәт.
Язмыш безне кавыштырган,
Шуның өчен аңа рәхмәт.
Юбилейлар
Уникаль идентификатор: 0310131901
7
0
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен, шәхси биткә керегез