ИХ
Илнар Хазиев
17 октябрь, 2013 ел

Салкын тию...

Көзләр җиткәч күбебезгә
Ел да салкын тигәли.
Әйләнеп йөри башлыйбыз,
Даруханә тирәли.

Салкын тию шундый нәрсә:
Тамак чәнчи, йөткертә.
Борыннардан чишмә агып,
Атна буе тилмертә.

Рекламада күрсәтәләр,
Төрле якшы дарулар.
Файдалары чуртым да юк,
Җыенысы агулар.

"Арбидол"ның, "Кагоцел"ның,
Бик кыйммәт бәяләре.
Вирусларга каршы тора,
Мәтрүшкәле чәйләре.

Ут булып яна башлыйсың,
Температура төшми.
Дуңгыз гриппы түгел ич ул,
Организм бирешми.

Табиблар куша ашарга,
Сарымсак белән суган.
Сүзләренә колак салып,
Харәп булдым чукынган.

Докторлардан сорап тормый,
Салкын безгә тиясен.
Һаман өнди кулланырга,
Даруханә төймәсен.

Караватта үтә көннәр,
Ятып йомшак мендәргә.
"Бромгексин Берлин Хеми"да
Килми очып ярдәмгә.

Салкын тисә шатланалар,
Мәктәптәге балалар.
Чөнки тәмам терелгәнче,
Дәресләрдән калалар.

Салкын тиюнең үзем дә,
Зыянын күреп торам.
Ютәлләп өстәл артында
Шигырь язып утырам.

Тыңлагыз әйдә дусларым,
Хәлегезгә мин керәм.
Халык медицинасыннан,
Төпле киңәшләр бирәм.

Күп иттереп лимон ашыйк,
Ә артыннан кабыйк бал.
Шунда гына бу афәтне
Җиңеп чыгу ихтимал!
Сәламәтлек көне
Уникаль идентификатор: 1610131906
5
0
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен, шәхси биткә керегез