ФК
Фирдәүсә Кәримова
3 октябрь, 2013 ел
һичберәүнең теле бармас
Юбилярны хурларга.
Балаларыңны өйрәттең
Туганнарны зурларга.

Тормыш үзгәрде, ди, халык,
Хәзер бит башка заман.
Тик шулай да сезнең ишек
Туганга ачык һаман.

Җыелышып, монда кайту
һаман да рәхәт безгә.
Кылган игелекләреңә
Рәхмәтебез зур сезгә.

Күңелләр ярсыган чакта
Кайтабыз да китәбез.
Юбилеең хөрмәтенә
Зурлап теләк әйтәбез.

Агыйделнең суы ага
Калдырып комын ярда.
Күңел тыныч, җанга рәхәт,
... апа, син барда.

Тагын озак-озак еллар
Яшик әле бергәләп.
Шатлыкларны, борчуларны
Тигез итеп бүлгәләп.
Юбилейлар
Уникаль идентификатор: 0310131910
7
0
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен, шәхси биткә керегез