ФК
Фирдәүсә Кәримова
3 октябрь, 2013 ел
Ага сулар, ага еллар
Карамыйча чарасына.
Без барабыз төялешеп,
Шушы тормыш чанасында.

Исеңдәме, кайчан гына
Мәхәббәттә янган идек.
Кай арада бабай булдык,
Башларга түбәтәй кидек.

Сөйләр сүзләр үзгә иде
Янган чакта мәхәбәттә.
Картаербыз берзаман дип,
Уйлап карамадык хәтта.

Исән булгач, тула икән
Алтмышы да, җитмеше дә.
Менә инде, ..., син дә
Бүген 60 яшеңдә.

Аллаһ биргән гомерләрнең
40 елын уздык бергә.
Тигез килеш озак еллар
Яшәү насыйп булсын безгә.

Балалар да таралышкан,
Оныклар да буйга җиткән.
Тырыш хезмәт белән яшәп,
Шактый гомер үткән-киткән.
Юбилейлар
Уникаль идентификатор: 0310131912
5
0
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен, шәхси биткә керегез