ФК
Фирдәүсә Кәримова
3 октябрь, 2013 ел
Агыйделнең суы юа
Комга салган эзләрне.
Эзләп табып, юбилейда
Әйтик матур сүзләрне.

Сиңа бүген 70 тула,
Кырыгы шуның бергә.
Килен булган көннән язмыш
Бәйләде шушы җиргә.

Үрнәк үттек тормыш юлын
Тату киленнәр булып.
Гөрләп торды нигезегез
Шат авазларга тулып.

Сөйләр сүзләр уртак булгач
Гамәл белән килештек.
Юк нәрсәдән кызык табып,
Рәхәтләнеп көлештек.

Дөрес гамәл - дустың булды,
Мәгаллим кеше - үзең.
Иргә, әнигә карата
Гадел булды һәр сүзең.

Ике ул, бер кыз үстеләр,
Үрнәк тәрбия алып.
Инде алар тормышына
Сокланабыз, таң калып.
Юбилейлар
Уникаль идентификатор: 0310131916
4
0
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен, шәхси биткә керегез