ФК
Фирдәүсә Кәримова
5 октябрь, 2013 ел
Әнисә апа, бер сәбәпсез,
Котлау языйм әле дисәм,
Язның беренче бәйрәме
«Үзебез» көн җиткән икән.

Туганым кук якын итеп,
Языйм әле шул уңайдан.
Эшләрегез уң булсын дип,
Теләкләр сорап Ходайдан.

Сәбәп булсын дип котларга,
Күпме кеше бәйрәм көтә.
Сезне күргәч күңелләргә,
Никтер рәхәт булып китә.

Бар кешенең рәхмәтеннән,
Хистән үреп олы теләк.
Шигырь бүләк итик әле,
Шигырь бит үзгә бүләк.

Ашалмый да, ватылмый да,
Яңара укыган саен.
Чын йөрәктән әйтелгән сүз
Тигезли ярлысын, баен.

Язгы бәйрәм хөрмәтенә
Кояш көлеп торган чакта,
Уйлаганны яшермичә,
Әйтим әле сезнең хакта.

Усал да сез, акыллы да,
Иң мөһиме - кешелекле.
Кем керсә дә ярдәм сорап,
Мохтаҗларга кечелекле.
8 март
Уникаль идентификатор: 0410131923
10
0
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен, шәхси биткә керегез