ФК
Фирдәүсә Кәримова
5 октябрь, 2013 ел
Тауга карап, тау булмассың,
Дәрьяга карап - диңгез.
Хак Тәгалә кешеләрне
Яраткандыр бертигез.

Әмма халык арасында
Бар шәхес булырдае.
Зыялы зат итеп Сезне,
Бүләк иткән көз ае.

Бүген Сезнең юбилей көн,
Урыныгыз биектә.
Хисләрне булмас җиткереп,
Башны түбән иеп тә.

Сез бит бездәй, бик күпләргә,
Юл күрсәткән мөгаллим.
Фәндә мәктәбен булдырган
Дәрәҗәле зур галим.

Бүген Сезгә рәхмәт ява
Төрле-төрле төбәктән.
Бездән дә кабул итегез.
Хөрмәтне чын йөрәктән.

Чөнки әле һаман Сездән
Үрнәк алып яшибез.
Без бүген дә Сезнең шәкерт,
Зур булса да яшебез.

Авырлыклар килә калса
Таяныч - Сезнең иңнәр.
Шатлык, бәхетләр бүлешеп
Үтсен киләчәк көннәр.

Безнең теләк бик тә гади:
Исән-имин булыгыз.
Физиология күгендә
Йолдыз булып торыгыз.
Туган көн
Уникаль идентификатор: 0510131936
5
0
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен, шәхси биткә керегез