ИХ
Илнар Хазиев
17 октябрь, 2013 ел

Урман шавы...

Искән җилдә җәйге урман шаулый,
Моңаепмы корып барганга?
Әллә инде читтән, исе китеп
Карап тора үткән елларга.

Кычкырадыр кәккүк гомер юрап,
Шул мизгелдә тын да алмыйсың.
Эх син кәккүк, безнең гомерләрне,
Нигә шулай бик аз саныйсың?

Якын килсәң урман тирәсенә,
Сөйли сыман эчке серләрен.
Ишетүгә ачы шаулаганын,
Мин дә аңлыйм аның хәлләрен.

Әйтче урман, бармы киләчәгең?
Шаулавыңда картлык җырлары.
Биләмәңне һаман киметәләр,
Пычкы тоткан кеше куллары.

Күзне салам таныш сукмагыңа,
Үткән моннан бары бер аучы.
Тәмләп пешкән каен җиләкләрен,
Юк үрелеп өзеп алучы.

Кызганыч ки, урман буйларының
Күркәмлеге инде калмаган.
Әмма ләкин җанга дәва өстәп,
Шифа алып кайттым һаваңнан.
Урманчылар көне
Уникаль идентификатор: 1610131942
4
0
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен, шәхси биткә керегез