ФК
Фирдәүсә Кәримова
6 октябрь, 2013 ел
Туган телне үстерүгә
Багышланган сезнең гомер.
Бик күп һөнәр арасында
Бу - иң мәрхәмәтлеседер.

Чынлап уйлап караганда,
Телсез калу - илсез калу.
Мактаулы эш - авыр чакта
Туган телне саклый алу.

Юбиляр дус,Сез бит телне
Үстерүче, саклаучы да.
Биек мөнбәрләргә менеп,
Ялкынланып яклаучы да.

Мөстәкыйльлек алган чакта
Нык торып, булдыгыз түзем.
Керткән хезмәтегез өчен
Тарих әйтер гадел сүзен.

Ул әйтәчәк гадел сүзгә
Кушылабыз ике куллап.
Зур юбилей хөрмәтенә
Калабыз котлаулар юллап.
Укытучылар көне
Уникаль идентификатор: 0510131945
5
0
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен, шәхси биткә керегез