ФК
Фирдәүсә Кәримова
11 октябрь, 2013 ел

Кавша алмаган ярлардан

Талак димәс микән ирем
Котласам сине бүген.
Син - яктыртучы кояш бит
Яшьлекнең зәңгәр күген.

Сул җилкәмдәге фәрештәм
Гөнаһ дип язмас микән.
Кичерер. Тәүге мәхәббәт
Йөрәктәге наз икән.

Сагындырып искә төшә
Яшьлектән айлы кичләр.
Бүген синең туган көнең,
Күңелдә изге хисләр.

Өстәлемдә миләүшәләр
Тыйнак сөю билгесе.
Минем өчен син һаман да
Чын мәхәббәт өлгесе.
Туган көн
Уникаль идентификатор: 1110131952
20
0
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен, шәхси биткә керегез