ИХ
Илнар Хазиев
18 октябрь, 2013 ел

Чит донья...

Никтер донья миңа чит шикелле,
Дуслар сата якын дусларын.
Курше-күлән тату гомер итми,
Авыр чакта сузмый кулларын.

Хәзергесе заман яшьләренең
Бар белгәне тарту, эчемлек.
Чыдам булган әти-эниләргә,
Бирсә иде Ходай түземлек.

Тереләм дип өмет иткәннәргә,
Медицина кулын селтәгән.
Бер туктамый налог түли-түли,
Ачы җилләр уйный кесәдән.

Наркоманнар басты илебезне,
Почмак саен кеше талаучы.
Ау башлыйсы иде шундыйларга,
Әгәр булсак бар да без аучы.

Башта кайчак төрле фикер туа,
Әллә нинди уйлар кичерәм.
Кайнап торган шәһәр тузанына
Мин буылып тәмам төчкерәм!

Җиң сызганып хезмәт куйганнарга,
Дәүләттән бит тиен каралган.
Күпме еллар яшәп килгән колхоз,
Җимерелеп бүген таралган.

Кайсы якка борылып карасаң да,
Ят тоелган җирләр күренә.
Әйтерсең лә тимер читлек белән,
Тынычсызлык бикле күңелдә!
Дуслар көне
Уникаль идентификатор: 1710131954
4
0
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен, шәхси биткә керегез