ИХ
Илнар Хазиев
3 декабрь, 2013 ел

Эт

Эткә рәхәт, бер эше юк,
Бәйдә ята тик кенә.
Хуҗасы шат, карак керсә
Күрсәтсен өреп кенә.
Бушка ашый, көндез йоклый,
Төнлә тора дежурда.
Ботны тешләп ала торган
Этләр хәзер модада.
Хужалары " Pedigree"
Ашалар көн саен.
Хатыннарыннан да каты
Яраталар маэмаен.
Безнең эт тә җәйге көнне
Бер эләгән су эчә.
Инде хәзер ветеран ул,
Пенсия алды кичә!
Кеше керсә өргән була,
Кәефлерәк чагында.
Капкага да килмәс карак,
Безнең "Рекс" барында!
Башка этләр урам буен,
Сары төскә күмәләр.
Әллә шунда исемнәрен
Кайчак язып китәләр?
Төрле-төрле этләр була:
Йонлачы да, карасы.
Ә безнеке Кавказ эте,
Чит илнеке бабасы!
Язлар җиткәч бер төркемгә
Җыела бездә этләр.
Ата этләр бигерәк тә
Ала аны көтепләр.
Безнең "Рекс" кар эрүгә,
Тота башлый тавыклар.
Кайберләре куя һәтта,
Йомыркасын салыплар!
Иҗатыма бәйләнмәгез,
Язган дип эт турында.
Алар безнең якын дуслар,
Бүгенгесе заманда!!!
Шаярулар
Уникаль идентификатор: 0212131962
9
0
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен, шәхси биткә керегез