ИХ
Илнар Хазиев
23 октябрь, 2013 ел

Саумы язым...

Саумы язым, каршы алдым сине,
Күңелемне төреп нурларга.
Уйлыйм бары якты киләчәкне,
Кайгырмыймын үткән еларга.

Җепшек карың оча күбәләктәй,
Сизә кебек тиздән эрисен.
Җир шарының һәр бер тереклеге
Тоя бүген гүзәл яз исен.

Нечкә көйгә чып-чын язга таба
Табигатьтә бара хәрәкәт.
Язлар безне чәчкәләргә күмә,
Язда бәхет, язда мәхәббәт.

Март кояшы, көмеш тамчылары,
Гөрләвекләр, ташу агышы.
Агып китсен язгы сулар аша,
Йөрәкләрнең бөтен сагышы.

Саумы язым, рәхим ит син илгә,
Моң таратып кошлар кайтсыннар.
Кар өстендә умырзая үссен,
Кавышканнар бергә булсыннар!
Яз һәм Хезмәт бәйрәме
Уникаль идентификатор: 2210131967
4
0
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен, шәхси биткә керегез