ИХ
Илнар Хазиев
30 октябрь, 2013 ел

Болгар

Болгар-син борынгы шәһәр,
Диварыңа тарих сыенган.
Синдә булдым ничә еллар элек,
Ә чыкмыйсың һаман уемнан.

Тотындым да иске биналарга,
Җан рәхәте керде күңелгә.
Тезелеп киткән олуг сарайларың,
Бер дә иске кебек түгел лә.

Урнашкансың "Идел" буйларына,
Истәлегең чагыла дулкында.
Сөйлидер күк очкан акчарлаклар,
Син кичергән язмыш турында.

Әйтә миңа, берсе килеп янга,
Булды монда элек монголлар.
Тик шулай да изге сарайларны,
Җимермәде җилләр, давыллар.

Менгән чакта үргә манараңнан,
Күзәттем мин кояш йолдызын.
Янәшәмдә йөзгән болытлардан,
Тойдым дәртле җырлар авазын.

Ул авазлар калды хәтерләрдә,
Еллар уза, алар китмиләр.
Үтеп барган яшьлек язларыма,
Онытылмас мизгел өстиләр.

Чәчәк ата бүген Болгар җире,
Яңартыла, бара төзелеш.
Бездән соң да килгән буыннарга,
Бүләк итсәң иде мул җимеш!
Төрлесе
Уникаль идентификатор: 2910131985
5
0
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен, шәхси биткә керегез