ИХ
Илнар Хазиев
18 октябрь, 2013 ел

Уйлану...

Уйланам да шулай, хәйран калам
Мин илдәге барган хәлләргә.
Күзгә карап, кеше алдалуга,
Күпме була дуслар түзәргә?

Гәзит ачтым, юллар салдырырга,
Фәлән миллион акча бүленгән.
Ләкин юлга дигән асфальты,
Кемнәр кесәсенә түшәлгән?

Авырлыклар кеше җилкәсенә,
Аның саен төшә баралар.
Үсеп килә фатир өчен диеп,
Мәҗбүриләп тапкан балалар!

Милиция, полиция хәзер,
Җинаятьләр арта һаман да.
Бу ел гына әле март аенда,
Нинди хәлләр булды Казанда.

Ял көннәре телевизор карыйм,
Анда да бит сугыш, үтереш.
Яулык япкан "Буран әбиләре",
Менә анысы матур күренеш.

Замананың "чәнечкеле җиле",
Чәнечеп тора һәр кем күңелен.
Яхшы аңлыйм, сикәлтәле юлның,
Ахыр чиктә нигә илтүен!
Сәясәт
Уникаль идентификатор: 1710131992
7
0
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен, шәхси биткә керегез