ИХ
Илнар Хазиев
18 октябрь, 2013 ел

Соңгы кыңгырау...

Тәмамлагач озын мәктәп елын,
Күңелләрдә була күп сыкрау.
Бер ел элек безнең өчен дә бит
Яңгырады соңгы кыңгырау.

Килә кабат ишек ачып кереп,
Гүзәллеккә аяк басасы.
Тик бер генә мәктәп елларына,
Эх кайтасы иде, кайтасы.

Уйларымда соңгы кыңгырауның,
Мизгелләре һаман саклана.
Бу көн үзе моңсу хәтирә дә,
Үзе чиксез матур тантана.

Сәхнәләрдә шигырь сөйләгәндә
Яшь тамчысы тула күзләргә.
Тузан күмгән мәктәп сукмакларын,
Кайсы юлдан икән эзләргә?

Бу елны да мәктәп тәмамлауны,
Кыңгыраулар хәбар итәчәк.
Озатканда чыңлап моңы белән
Теләп сезгә якты киләчәк.

Мәктәп, Мәктәп, синнән аерылсам да,
Сагыну хисе эчтә туп-тулы.
Истә калдың, минем тормышымның,
Булып сүнмәс кайнар символы!
Соңгы кыңгырау
Уникаль идентификатор: 1710131994
4
0
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен, шәхси биткә керегез