ИХ
Илнар Хазиев
18 октябрь, 2013 ел

Гасыр чире...

Һәр гасырның чире була диеп,
Такташ абый язып калдырды.
Наркотиклар күпме гомерләрне,
Хәсрәт утларында яндырды.

Бу начар чир яп-яшь кешеләрне,
Алып төшә тирән упкынга.
Зинһар дустым андый зәхмәтләргә
Гомереңдә дә син тотынма!

Яз кояшы балкый, хәтерләтеп
Кешелекнең якты тормышын.
Кыек юлга әгәр кереп китсәң,
Авыр диләр табу турысын.

Сүзләремдә туры дөреслекнең
Күреп була асыл мәгънәсен.
Язмыш безне якалардан тотып,
Шул упкынга ташлый күрмәсен!

Доза эзләп, җәфа чигүчеләр,
Больницларда череп үләләр.
Наркотиклар белән сату итеп,
Яшүсмерләр көнен күрәләр.

Төп сатучы тотылмый шул үзе,
Полиция аңа күз йома.
Процентлары килә бара тулып,
Барысы да мәгълум доньяга.

Иптәшләрем кара сукмакларны,
Әйдә бергә читләп үтик без.
Кадерен белеп яшьлек вакытының,
Ак юллардан атлыйк хәвефсез!
Төрлесе
Уникаль идентификатор: 1710132002
5
0
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен, шәхси биткә керегез