ИХ
Илнар Хазиев
25 октябрь, 2013 ел

Ямьле яз сагындыра...

Ямьле язлар искә төшә,
Кышкы салкын көннәрдә.
Аяк басасы иде бер,
Гөлләр үскән җирләргә.

Өзелеп сөям яз айларын,
Ташулар агышларын.
Сулар буйлап кораб кеби,
Боз йөзеп барышларын.

Урманнарга чыксаң язын,
Үсә умырзаялар.
"Ефәк күлмәклерен сала",
Тау битләре, кыялар.

Чит җирләрдән туган якка,
Кошлар кайтып төшәләр.
Җир өстенә калкып чыга,
Кышын аткан шешәләр!

Язлар миңа моң бирәләр,
Яшәртәләр күңелне.
Умырзаядай бизиләр,
Язган һәр бер шигырьне.

Мин гашыйкмын иҗатыма,
Мин гашыйкмын язларга,
Яз сәламен алып кайткан
Җырчы сандугачларга.

Язгы аяз күк йөзендә,
Кошлар канат җилпиләр.
Шомырт чәчәге исләре,
Күңелгә ямь өстиләр!
Яз һәм Хезмәт бәйрәме
Уникаль идентификатор: 2410132005
4
0
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен, шәхси биткә керегез