МК
Марат Кабиров
28 октябрь, 2013 ел
Мостайга һәйкәл ачалар...
Бар Уфада тантана...
Мостай шигырь укый.
Илнең бәгыреннән кан тама...

Уфада - Мостай тавышы...
Шигырьләр... Сикәндергеч...
Шигырьдән сискәнү - безнең
Дәвергә төшкән өлеш...

Уфада - Мостай тавышы
Шулкадәр таныш тавыш...
Таныш тавыш, таныш заман
Моңыннан сагышланыш...

Заманында:
"Мостай Кәрим - Пустой Кәрим"
дигәннәр
Бүген аның һәйкәленә
Баш ияргә килгәннәр...

Чәчәкләр салган булалар...
Чәчәкләр - хисләр кебек...
Уяначак уйлар кебек,
Эшләнер эшләр кебек...

Ә мин менә... Мин бүген дә...
Мин гомергә - юләрлек...
Бернәрсәм юк Һәйкәленә
Чәчәк салып үләрлек...

Бары Мостай үзе генә
Хәлемне белгән сыман...
"Без китәбез. Син каласың.
Рәнҗемә." - дигән сыман...

Мостайга һәйкәл ачалар...
Сагыш та, горурлык та -
Ул берүзе әллә ничә
һәйкәлгә торырлык та.

Истәлекләр генә исән,
истәлек кенә үлми...
Якыннарыңны барыбер
Һәйкәл итәсе килми...

Мостайга һәйкәл ачалар...
Мостай - Уфа күгендә...
Шигырь туа. Шигырь яши...
Шагыйрь яши - шигырьдә...

Шигырь туа... Шигырь оча
Халыкның кочагына...
Шигырь - гомерлек... Калганы
Тик вакытлыча гына...

Шигыремне салып калдырам
Мостайның һәйкәленә:
Шагыйрьләр - шагыйрь һәрвакыт
Һәйкәлләр - һәйкәл генә...
Сәясәт
Уникаль идентификатор: 2810132022
4
0
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен, шәхси биткә керегез