МК
Марат Кабиров
28 октябрь, 2013 ел
Кыңгыраулар өзелмәде
Гомерем дугасыннан.
Бүген салмый йөрим әле -
Эчми дип уйласыннар.

Урам буйлап кызлар үтә -
Тилерткеч – буйлар-сыннар...
Иярмимен - хатынына
Тугры дип уйласыннар...

Газап урамына чыггам
Хәсрәтләр оясыннан...
Елмаямын... – бер кайгысыз
Яши дип уйласынар...

Менә шулай яшәп кенә
Китәрмен дөнъясыннан...
Китәрмен дә...
Кире кайтмам...
Үлде дип уйласыннар
Төрлесе
Уникаль идентификатор: 2810132025
4
0
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен, шәхси биткә керегез