ИХ
Илнар Хазиев
12 ноябрь, 2013 ел

Армияда хезмәт итүчегә

Бер сыйныфта белем алдык икәү,
Нәкъ 11 ел үтте сизелми.
Әллә ничек моңсу миңа яшәү,
Күңелләрне көзге моң били.

Китеп бардың хезмәт итәргә син,
Җәйнең иң-иң матур чагында.
Сыйныфташлар, дуслар, туганнарың,
Барысы да сине сагына.

Калининград бездән ерак Азат,
Торыр идек көн дә күрешеп.
Чын күңелдән серләшербез кайткач,
Шатлык мизгелләрен бүлешеп.

Көч-дәрт алдың Июнь айларының,
Киткән чакта алсу таңыннан.
Җибәрәбез сиңа барчабыз да
Күп сәламнәр Саба ягыннан.

Авыр хезмәтеңдә уңыш телим,
Киткән чакта читен булгандыр.
Туган якны юксынганда бераз,
Күзләреңә яшьләр тулгандыр.

Артта калыр бер ел хезмәт юлы,
Җыелышып Азат дустыбыз.
Сине озаткан күк бергәләшеп,
Канатланып каршы алырбыз.

Үзең теләп киттең ил сакларга,
Аерылып туган нигездән.
Бу шигырьне сиңа Азат братан,
Иҗат иттем хөрмәт йөзеннән!
Армия сафлары
Уникаль идентификатор: 1111132034
4
0
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен, шәхси биткә керегез