МК
Марат Кабиров
14 гыйнвар, 2014 ел
Бу язманы укырга
Мин үзем дә җырлыйм җырлар барда…
Җырлый алмаганда – сүгенәм…
Без – җырлар һәм сүгенүләр халкы,
Сүгенәбез кайчак ил белән…

Җырлар үтмәгәндә сүгенәбез без,
Белсеннәр дип безнең барлыкны…
Җыр һәм сүгенү саклап калган аны
Һәм яшәтә безнең халыкны…

Мин халкым дип җаннар аткан булдым –
Хисләр ташты… Ташты ургылып…
Җырларым да кайчак сүгенү иде…
Сүгенүләрем яңгырар җыр булып.

Җырлармын да, сүгенермен дә җирдә -
Кыланырмын инде барсын да…
Без – халыкның йөрәк тибешедәй,
кылганыбыз – Ходай каршында…

Ходай мине бәлки гафу итәр,
Бәлки гафу итмәс – ул белер…
— Ник сегенеп йөрисең син монда? –
Диеп, бәлки, үзе сүгенер…

Ә бәлки ул сүгенеп тә тормас,
Ышанмыйча безнең халыкка,
Шул халыкта безнең булганлыкка,
Җаныбызны ташлар тамугка.

Ә син җырларыма ышанмыйсың,
Ни үзеңә дисең, ни илгә…
Мин бу илгә үз җанымны бирдем,
Җаннарымны җырга телдем дә…

Синең җырың нәрсә инде дисең,
Язмышыңда үзең буталгач… –
…Нефть вышкасыннан җырлар акмас,
Газлар торбасыннан җыр таммас…

Мин буталдым бугай бу дөньяда
Әллә дөнья үзе буталды…
“Тамугта да нефть патша микән?..” –
Дигән идем… ятим җыр калды…

Һәм ул җырны беркем кадерләмәс,
Беркемгә дә булмас кирәге…
Сезнең табан асларында кайчак
Тибәр бәлки… шагыйрь йөрәге…
Шаярулар
Уникаль идентификатор: 1401142050
3
0
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен, шәхси биткә керегез