МК
Марат Кабиров
28 март, 2014 ел
Җир дисең син. Бу җирдә бит
Черегән күпме сөяк.
Ә мин шуннан узып барам
Заман йөген төяп.

Кемдер – күтәргән йөгемә,
Кем үземә гашыйк...
Ә мин атлыйм горур гына...
Сөякләргә басып.

Алга атлар куәт тә бар,
Дәрт бар йөрәкләрдә...
Без барабыз... җир куенында
чергән сөякләрдә.

Барабыз да – югалабыз,
Барыр юллар барда...
Җиргә кереп югалалар
Җилдән туганнар да...

Югалалар солтаннар да
Үз илендә хәтта.
Хәрәкәттә бит ул матдә,
Матдә - хәрәкәттә....

Мин дә атлыйм. Зманымның
Авыр йөген төяп.
Бүген кеше мин бу җирдә,
Ә иртәгә - сөяк...

Ә аннан соң... Белмим хәтта
Нәрсә булырын да...
Кемнәр атлар миңа басып...
Минем урынымда...

Җир дисең син... Ни кылсаң да
Кылмасаң да хаттә...
Хәрәкәттә бит ул матдә...
Матдә - хәрәкәттә...
Җир көне
Уникаль идентификатор: 2803142054
4
0
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен, шәхси биткә керегез