МК
Марат Кабиров
27 март, 2014 ел

Ходайга хат

Ә син миңа хәтер биргәнсең бит...
Ул хәтерең әл дә көчендә.
Бернәрсә дә аңламаган чакта
Күрдем сине әткәм төсендә.

Һәм син миңа әрнү биргәнсең бит,
Мин әрнедем инде – син биргәч.
Һәм ташладым сине...
Әрнүләрнең
Юкка икәнлеге сизелгәч.

Ә син миңа әнкәй биргәнсең бит
Кичерергә бөтен эшемне...
Әнкәм генә минем өчен булды...
Әнкәм төсе – синең төсеңме?

Ә син миңа Сөю биргәнсең бит..
Һәм биргәнсең сөелер кешемне...
Мәхәббәт тә синең эшеңдер ул...
Мәхәббәттә - синең төсеңме?

Әй, Ходаем...
Син әнкәм дә булдың....
Сөйгәнем дә булдың, балам да...
Әллә нинди рәвешләргә кереп,
Син яшисең җанда һаман да...

Тик мин генә синнән ерак киттем...
Ә кайвакыт йөрдем якында...
Минем хакта ул бит уйламый дип,
Уйламадым синең хакыңда.

“Мин иҗатчы җирдә!” -дип уйладым...
Ә чынында алай булмады:
Мин иҗатчы түгел
Җирдә синең
Тәрҗемәчең генә нибары.

Гомерем буе сине күреп йөрдем...
Санламадым башка бүтәнне...
Син сиздеңме икән бу дөньяда
Син – миндә, мин – синдә икәнне.

Син сизсәң дә сиздермәгәнсеңдер -
Сиздерергә кирәк иде дә...
Сиздерергә кирәк нәрсәләрнең
Сиздерелмәве бер сизелә.

Мин сизмәдем синең ярдәмеңне
Син сизмәдең минем хәлемне...
Без ялгыштык, туган...
Син – шагыйрьгә
Без ходайга мохтаҗ мәл иде.

Син ялгыштың, туган, бераз гына...
Матурлык ни сиңа, сурәт ни...
Матурлыклар сүнсә - шагыйрь үлә,
Шагыйрь үлсә - ходай кирәкми.

Ә мин сиңа бүтән сүз әйтәлмим....
Һәр нәрсәгә синең үз сүзең...
Бу дөньяңда бүтән түзалмасам
Миннән башка гына түз үзең.
Төрлесе
Уникаль идентификатор: 2703142057
6
0
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен, шәхси биткә керегез