РГ
Рустем Галимзянов
4 октябрь, 2014 ел

Әби-бабаларсыз тормыш!!!

Нигә мине язмыш болай
Әби-бабаларсыз калдырган
Якты, тыныч дөньядан
Аларны бик тиз куган

Бик кечкенэ чагымда ук
Минем әбием үлгән
Бабаем яшәмәгәнгә
бу елны биш ел үткән

Әбиемнэн бер киңәш тә
Мин ишетә алмадым
Бабаемнан бер һөнәр дә
Мин өйрәнеп калмадым

Яшәргә урын булсын дип
Минем бабай йорт салган
Әби мина иң кадерле
Кешеләрне тудырган

Әби-бабалар хәзер
Дөньяда бик аз калган
Гомерләре авыр булгач
Тормышлары тукталган
Өлкәннәр көне
Уникаль идентификатор: 0310142066
5
0
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен, шәхси биткә керегез