БА
Билгесез автор
25 октябрь, 2014 ел

Энилэргэ багышланган бэйрэм кичэсен уткэру очен сценари

"Энкэемнен сузлэре" Соембикэ Досаева Эстерхан.

Елмайса йозеннэн анлыйм
Энкэемнен телэген.
Донья кинлегенэ тинлим
Энкэемнен йорэген,
Энкэй, сина булэк итэм
Ботен донья голлэрен.
Юллар кебек озын булсын,
Энкэем, гомерлэрен.
Ай нурыннан да нурлырак
Энкэемнен йозлэре.
Монлы койдэй кунелемдэ
Энкэемнен сузлэре.

Сэхнэ бэйрэмчэ бизэлгэн, анын ике ягында журнал остэле. Алгы планда кэрзиннэрдэ чэчэклэр.

"Илгэ-матурлыкны,
Жиргэ-батырлыкны
Сез бирэсез, газиз энилэр!"

Бу сузлэр сэхнэнен, арткы планына язып эленгэн. Пэрдэ ачылганда Римма Ибраhимова башкаруында композитор Р.Абдуллиннын, Т.Миннуллин сузлэренэ язылган жыры янгырый. "Бишек жыры".
Прожектор, сэхнэ узэгендэ бишек янында сабыен тирбэтеп йоклатучы Ана образын яктырта. Жыр дэвам итэ, ул акрынаеп ераклаша, супер пэрдэ ябыла. Ераклаша барган кой астында алып баручыларнын сузе:

А-б. Ана назы - жирдэ ул мэнгелек,
А.б. Мэнгелек жыр - бишек жырыгыз.
Бергэ: Без узасы юлда маяк булып
Гомер буе балкып торыгыз.

(Сэхнэ яктыртыла. Алып баручылар микрофон алдында)

А.б. Карлар каплый эле кыр юлларын,
Эмма вакыт язга эйлэнде.
Бэйрэм белэн сине, Кыз туганым,
Котлы булсын донья бэйрэме!
Ямь остэсен бэйрэменэ тагын,
Бар яктылык конгэ эйлэнеп.
Тырыш, назлы, гузэл Кыз туганым,
Котлы булсын язгы бэйрэмен,
А.б. Бэйрэм жиле кага тэрэзлэргэ,
Яшьлек кайта жанга, доньяга.
Умырзая шыта бу мэллэрдэ,
Кар астында чишмэ уяна.
Чиксез бэхет телэп, кызыл талда
Елкылдаша комеш борелэр.
Бэйрэм белэн, эшчэн апакайлар,
Алтын куллы сылу сенеллэр!

(Алып баручылар икесе бергэ:) Бэйрэм белэн!

(Дэртле бию кое янгырый).

Сэхнэгэ, залга биючелэр керэ, аларнын кулларында чэчэклэр, сэхнэдэге бер торкем биюче кызларнын кулында чэкчэк.

Бию коллективларынын бэйрэм белэн Сэламлэве. Бию тэмамлангач, чэчэклэр hэм чэкчэк бэйрэм кунакларына тапшырыла.

(Кой янгырый)

А.б. Кояш колмэс,
Корыч эремэс ялкынсыз.
Ирне утлы ял.кыннарда яндырып,
Кол иткэн дэ,
гол иткэн дэ хатын кыз.
А. б. Хатын-кызлар табыннарнын. бизэге,
Жирдэ булган ботен ямьнен узэге.
Иллэрне да бар иткэн hэм зур иткэн.
Хатын-кызнын барчасы hэм гузэле.
А. б. Хатын-кыз-ул нур чэчкэседэй сабый,
Назлы иркэ, баллардин татлы жаный.
Ул-ин газиз куз нурыбыз, пакь ана.
Бар гузэллек аналардан башлана.
Алып баручы: Безнен бугенге бэйрэм кичэбез кадерле-лэребез сезгэ, хормэтле хатын-кызларга, газиз энилэребезгэ багышлана,

(Жыр янгырый "Энилэр" Р.Яхин муз.)

Гомер таннарыбыз аткан конне
Зарыгу белэн котеп алучы.
Безнен очен тау кадэрле йоклэр,
Кутэрергэ эзер торучы
Энилэр...
Мэрхэмэтле безнен энилэр.
Жиргэ матурлыкны, илгэ батырлыкны
Ссз бирэсез, гузэл энилэр.
Сездэ яши сурелмэслек хислэр,
Йозегездэ шэфкать нурлары.
Сезнен жырлар аша кучэ безгэ
Туган халкыбызнын моннары.
Кушымта
Якты йолдыз кебек сез балкыйсыз
Тормыш юлларыбыз кугендэ.
Ин кадерле бер кешебез булып
Сакланырсыз кунел турендэ.
Кушымта
Алып баручы: Энием! Энкэем! Газиз Анам! Синнэн дэ якынрак, кадерлерэк кем бар сон доньяда?! Кукрэк сотен имезеп, конен-тонгэ, тонен-конгэ ялгап, куз карасыдай устерэсен бит син балаларынны.

(лирик кой янгырый)

А. б. Бар хэстэрем, бар хэсрэтем
Бала очен.
Хормэтем да, хезмэтем дэ
Бала очен.
Укенулэр, утенулэр
Бала очен.
Тынгысыз кон,
йокысыз тон
Бала очен.
А.б. Утка, суга укталуым
Бала очен.
Чыгар юлдан тукталуым
Бала очен.
Таннан эувэл кайнар аш та
Бала очен.
Тэгэрэгэн кайнар яшъ тэ
Бала очен.
А.б. Иртэн - кичен йорэк хисем
Бала очен.
Барлык эшем, барлык кочем
Бала очен
Янам - тузэм ,кеям - кунэм
Бала очен.
Горур башны тубэн иям
Бала очен.
Тонен якты таннар котэм
Бала очен.
Кунелемдэ жырлар йортэм
Бала очен.
Бала очен...
А.б. Безнен бугенге бэйрэм кичэсенэ да, энэ шундый изге телэклэр белэн балаларын устереп, олы тормыш юлына аяк бастырган, гузэл энилэребез кунак булып килгэн!
(Жирле материалларга нигезлэп, оч hэм аннан да артык бала устергэн олкэн яшьтэге энилэрне хормэтлэу).
А.б. Ак чэчлэрен жем-жем килэ,
Энкэй, ул шатлыктандыр.
Гомереннен бакчасында
Былбыллар озмэсен жыр.
Кадерлелэребез! Бу жырыбыз сезгэ багышлана.

"Исэн-сау бул, эни!" Р.Миннуллин суз., И.Закиров кое.
(музыка)
А.б. Татар хатыннары. Безнен жан сойгэннэр, аналар...
Татар хатыннары тузем булганнар - мен газап чигеп,
Жан атып, бала тудырганда ынгырашмаганнар, чонки
батырларны тудырганнар.
Татар хатыннары тугры булганнар -
ерак сэфэрлэрдэн, яулардан якыннарын коткэндэ
пакьлек саклаганнар, чонки батырларны коткэннэр.
Татар хатыннары сабыр булганнар -
якыннарын сонгы юлга озатканда куз яшълэрен
курсэтмэгэннэр, чонки батырларны озатканнар.
А.б. Татар хатыннары. Безнен, жан сойгэннэр, аналар...
Аналарны хормэтлэп жирдэ шигырьлэр языла,
аналарны хормэтлэп жирдэ сурэтлэр ясала,
аналарны хормэтлэп жирдэ hэйкэллэр куела,
Э аналар тапкан балаларнын жаннары кыела.
Жирдэ hаман эле тынмаган сугышларда кыела.
Аналарны кадерлилэр, аналарны соялэр,
аналарнын алдында башларны иялэр,
э аналар йокысыз тондэ бишек жырлары жырлыйлар,
сугышларда жаннары кыелган уллары очен елыйлар.

Безнен тобэктэн дэ никадэрь ана Боек Ватан сугышына газиз баласын озатты, шунын... яу кырында ятып калды, хэбэрсез югалды. Ачы хэсрэттэн чэчлэренэ чал тошкэн, вакытсыз картайган энкэйлэрнен дэ инде кубесе вафат, урыннары ожмахтадыр, арсландай батыр уллар устергэн, фэрештэлэрнен.
Купме солдат, Ватан алдындагы сугышчан антын утэп, Эфган сугышында hэлак булды.
(Район, жирле узидарэ буенча мисаллар, Чечня сугышын да кертергэ момкин
Эгэр шундый очрак булса, аларнын энилэрен хормэтлэу оештырыла, чэчэклэр, булэклэр бирелэ, матди ярдэм курсэтергэ момкин.)

А.б. Хормэтле энилэр!
Без сезнен алда баш иябез.
Мен-мен рэхмэт сезгэ!
Яуда ятып калган газиз улларны, ачы хэсрэттэн вакытсыз гур иясе булган аналарны тынлык белэн искэ алыйк.
(тынлык)
А. б. Эйе!
Аналар доньяга бэбилэр булэк итэлэр,
аналар омет итэлэр -
солдат булып сугышларда улэрлэр дип тугел, юк,
бэбилэр усэрлэр кояшка колэрлэр,
сойгэннэрен кочарлар, космосларга очарлар дил омет
итэлэр.
(музыка)

А. б. Ана мэхэббэте!
Кышы да бар, жэе, козе, язы да бар,
Кукрэгендэ мэнге бетмэс назы да бар,
Кирэк икэн кайнар башны суытырга
Котыплардан чыккан салкыннары да бар.
Хатын-кызлар бэйрэмендэ Жир турында
Уйлануым тугел бер дэ юкка гына.
Энилэр дэ Жир энкэбез шикелле ук
Устерэ бит безне жылы кочагында.
Шуна да без тырышабыз энилэрнен.
Акмасын дип кабат канлы хэсрзт яше,
Кунеллэрдэ сунмэс омет - Кояшыбыз;
Саклап калыр Жирне Ана мэхэббэте...

(Жыр "Эни кирэк")
(Р.Миннуллин сузлэре, М.Шэмсетдинова кое.)
яки "Мэдхия" жыры башкарыла. Р.Миннуллин суз,, Р-Абдуллин кое.

А.б. Аналар ботен йорэк жылыларын биреп устергэн балалар, усеп буйга житу белэн, очар кошлар кебек, тирэ-якка таралалар.
Нишлисен бит, ананын боеклеге дэ энэ шунда - ул илебез-нен, hэр почмагында, намус белэн хезмэт итэ алырлык, белемле,
тырыш сэлэтле, илhамлы балаларын устереп Ватаныбыз кулына тапшыра.
А.б. Э аннан сон?!
Аннан сон, кош теледэй генэ бер хат котэ, изге хэбэр котэ ана.
Хат ташучы килми микэн, диеп. ,
Борылып карый барган юлыннан.
Конгэ чыкса, кузе тэрэзэдэ,
Иртэ - кичен сунми уты да.
Хатлары юк, узе кайтыр, диеп,
Бик сон гына китэ йокыга.
Ана котэ,
Ана омет итэ...
Менэ шулай, усеп буйга житкэн, инде узлэре эти hэм эни булган, туган ояларыннан еракта яшэуче балалар, соекле энилэренэ хат яздылар.

(Сэхнэдэ ут сунэ, "Сэлам сина, энием" жырынын кое янгырый.
Прожектор хат язучы, торле позада утырган, балаларны яктырта.
Хатнын, текстын алып баручы яисэ хат язучы узедэ укырга момкин.)

1 бала.
"Кил син безгэ, эни, ботенлэйгэ
Бер кайгысыз, рэхэт торырсын,
Оебезнен. курке булырсын".
2 бала.
"Син безгэ кил, эни!
Без доньянын, ожмахында гомер итэбез.
Килэм дисэн, шушы сэгатьтэ ук
Алыр очен кайтып житэбез"
3 бала.
"И шатланыр идек, эни эгэр,
Килер ризалыгын белдерсэн.
Туп-тугэрэк бэхетебез безнен
Тулып ташыр иде, син килсэн".
4 бала.
"Кайчан курешербез, бик сагындык..."
5 бала.
"Кон туды исэ сине котэбез".
6 бала.
"Ник килмисен инде, эни, ник килмисен?"
А. б.: Алты бала шундый хат язды
Озелеп-озелеп, сагынып ананы.
Шушы сузлэр булды ананын
Алты хатка язган жавабы.

(Прожектор Ана образын яктырта). (кой янгырый)
(Ана балаларына язган хатын укый)

"Бара алмыйм сезгэ, балаларым.
Сагынсагыз, кайтып курегез,
Кайта алмас жирдэ тугелсез.
Ана кунеле ераклыкны белми,
Тоеп яшим сезнен, хэллэрне,
Кирэклекне сизсэм, узем барырмын мин,
Котеп тормам сезнен хэбэрне.
Китэ алмыйм буген, .
Эгэр китсэм, мэрхум эткэегез кайтып керер сыман,
Мине таба алмый бер ялгызы
Боегып йорер сыман.
Чит нигездэ сагыну авырлыгы
Ныграк сизелер сыман,
Туган нигез белэн бэйлэп торган
Жеплэр озелер сыман.
Яудан каитмый калган зур улым да
Кайтып житэр сыман.
Туган нигез хэтерлэтэ мина,
Сезнен бергэ чакны,
Туган нигез сезнен hэp адымын
истэлеген саклый.
Нигез ташлап киту авыр мина,
Кем белми сон аны, кайсыгыз?!
Сез узегез жыелып кайтыгыз!
Мин сорамыйм сездэн артыгын,
Сез тоярсыз кайту шатлыгын".
А.б. Ана, ана!
Син куш йорэкледер,
Кэусэр сенгэн синен кунелгэ.
Баштан сыйпап бер елмайдын исэ,
Ботен донья ямьгэ кумелэ.
Ана булу-изгелекнен тажы,
Доньяда ин олы дэрэжэ.
Ана хеше hэрбер баласынын
Бэхетенэ ача тэрэзэ.
Ана сина гел яхшылык тели,
Гаеплэрен булса - кичерэ...,
Турылыклы калыйк гомер буе
Ана дигэн куркэм кешегэ.

Кадерле энилэр! Ин изге телэклэр белэн сезнен. очен (бию, яисэ жыр башкарыла).
"Энкэйлэр", Р.Миннуллин суз., Р. Мохетдинова муз.
А.б. Хормэтле энилэр! Кадерле кунаклар! Бэйрэм алды коннэрендэ безнен, "Шэфкать" почтасына да энилэрне тэбриклэп бик куп хатлар килде. Хатлар гына тугел, кучтэнэч-посылкалар да юллаганнар балалар газиз энкэлэренэ. Без бик соенеп шушы изге амэнэтлэрне иялэренэ житкерэбез.
(Хатлар укыла, кучтэнэчлэр тапшырыла, музыкаль сэламнэр
янгырый. Эгэр бэйрэм белэн тэбриклэу очен кайткан кунаклар
яисэ телэк белдергэн кешелэр булса, аларга суз бирелэ).
(музыка)

А.б. Эй, эни, бер кон рэхэт курми улеп киткэн эни!
Тик яну - ялкын белэн тормыш юлын уткэн эни!
Яшь конемдэ тон буенча ак бишекне тирбэтеп,
Егъласам, куз яшьлэрем сорткэн, соеп упкэн эни!
А. б. Мин сине мэнге онытмаска ант иттем хэзер,
Кунелемэ алтын кебек сузлэр тезеп киткэн эни!
Мин сойлэрмен, энкэем, илгэ синен ул сузлэрен,
И, мина тойгым сойлэрлек тел биреп киткэн эни...
И, мина кукрэк соте берлэн кушып шэфкать канын,
Куп очен кан-яшь тугэрлек ан биреп киткэн эни!
Белмим, ил анлар микэн сон яшь кунелнен ялкынын,
И, кунелгэ мэнгелек эз, калдырып киткэн эни!

Жыр башкарыла
"Тэрэзэлэр - эни кузлэре", Р.Газизов суз., В.Эхмэтшин муз.
"Энкэмнен догалары", Р.Миннуллин суз.,И.Закиров кое.
(кой янгырый)

А.б. Газиз Энкэй!
Йомшактыр кулларын,
Татлыдыр сузлэрен,,
Жылыдыркарашын,
Тансыктыр табынын.
Сабыйлык языннан
Бугенге конгэчэ
Безлэргэ зур бэйрэм
Тибеше жаныннын!
И, Ходай, кабул ит
Безлэрдэн зур гозер
Энкэйгэ бир саулык!
Энкэйгэ бир Гомер!
А. б. Газиз Энкэй!
Ин сойкемле сузлэр-синеке!
Йомшак, жылы куллар-синеке!
Ин-ин татлы сузлэр-синеке!
Жан изрэткеч жырлар-синеке!
Синсез донья курмэс идек,
Синсез берни белмэс идек,
Синсез берни кылмас идек,
Синсез Кеше булмас идек!
А. Ходай Сезгэ жан тынычлыгы, тэн сихэтлеге, озын гомер насыйп итсен.
Мен-мен рэхмэт Сезгэ, энкэйлэр!

(Дэртле бию кое янгырый. Залда hэм сэхнэдэ биючслэр финалы. Акрын гына пэрдэ ябыла, шул вакытта "Энилэр" жыры янгырый Р.Яхин кое.)

Методик кулланманы тозегэндэ халкыбызнын. яраткан шагыйрьлэре Зэки Нуринын, Клара Булатованын, Фэния Чанышеванын, Шамил Анакнын, Вил Казыйхановнын, Мэхмут Хосэеннен, Зыя Ярмэкинен, Ибраhим Биектаулынын, Шамил Маннаповнын шигырьлэре файдаланылды.
8 март
Уникаль идентификатор: 2510142090
45
0
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен, шәхси биткә керегез