БА
Билгесез автор
5 декабрь, 2014 ел

Яңа ел турында

Яңа ел – күп халыклар тарафыннан елның беренче көнендә уздырылучы бәйрәм. Милади тәкъвимендә елның беренче көне – 1 гыйнвар – Рим императоры Юлий Цезарь тарафыннан б. э. кадәр 46 елда расланган. Русия һәм Татарстанда яңа ел — рәсми бәйрәм һәм ял көне. XV гасырга кадәр Русиядә яңа ел 1 мартта башлана торган булган (Юлиан тәкъвиме). XV гасырдан башлап исә, яңа ел 1 сентябрьдә билгеләнә. 1700 елда Петр I әмере буенча, яңа елны башка Аурупа илләрендә кебек 1 гыйнвар көнне билгели башладылар. 2005 елдан башлап елның беренче өлешендә рәсми ял көннәре (башта 1-2 көн, соңарак 10 көн).
Бәйрәмнәр
Уникаль идентификатор: 0512142096
12
0
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен, шәхси биткә керегез