БА
Билгесез автор
21 декабрь, 2014 ел

Заманча әкият. яңа ел бәйрәменә багышланган сценарий

(Сценарийда төрле халык әкиятләре геройлары катнашалар. Шуңа күрә кайбер геройларның исемнәре тәрҗемәсез бирелә)

(Әзерләнә-әзерләнә Кыш бабай белән Кар кызы чыгалар)

Кыш бабай. Кызым, нишләп бердә кәефең юк?

Кар кызы. Юк шул кәефем, бәлки миңа салкын тигәндер.

Кыш бабай. И, кызым , алда бит бәйрәмнәр, балалар безне көтәләр, чирли күрмә инде.

Кар кызы. Бабакаем, беләсеңме нигә мин күңелсез? Һәр елны бәйрәм вакытында күңелсез хәл килеп чыга. Я таягың, я күчтәнәч капыгың югала, я туныңны салдыралар. Менә быел бөтен нәрсәне контрольдә тотарга кирәк.

Кыш бабай. Дөрес сөйлисең, кызым. Бар да контрольдә!

Кар кызы. Пилот безне көтә, бабай. Әйдә, киттек. Балалар янына ашыгыйк (чыгып китәләр).

(Иван белән Матроскин сөйләшә-сөйләшә керәләр)

Иван. Син мине тагын тыңламыйсың, минем йомшаклыктан файдаланасың.

Матроскин. Ярар, борчылма мур-р. Мин сине хөрмәт итәм (телефон шалтырый Матроскин ала) Ярар, ярар (телефонны куя) Ванюша, киен тизрәк. Государственный важный эш килеп чыкты.

(Кадерле кунакларны каршы алырга кирәк.)

Иван. Яхшылап аңлат әле, кем килә безгә?

Матроскин. Кыш бабай белән Кар кызы киләчәк. Тиздән Яңа ел бит.

Иван. Кит әле, Матроскин, ә ничек каршы алырга?

Матроскин. Их син, Иван дурак. Миннән башка нәрсә эшләр идең? (барып радио боргалый).

(Радио язма.) Әкияти информацияләр бюросыннан. Барлык батырларга, Иван-дуракларга, Иван цареевичларга һәм...экстренный хәбәр. Кыш бабай белән Кар кызы очкан, 2013 номерлы ракета курстан чыгып мәҗбүри рәвештә, урман аланына утырды. Кабатлызбыз...

Матроскин. Ә нәрсәгә кабатларга, Кыш бабай белән Кар кызын коткарырга кирәк!

Иван. Кая барыйм, мин киемсез?

Матроскин. Минем белән югалмассың (башына кәструл кигезә, кулына кәструл капкачын тоттыра) киттек, сине бөек эшләр көтә (маршировать итеп чыгып китәләр)

(Омон киеменнән противогаз кигән Убырлы карчык керә)

Убырлы. (сотовыйдан сөйләшә) Алло, Горыныч, алло! Йоклый инде әллә. Кара син аны. Федераллар шушы минутта сезнең сазлыкка килеп төшәчәкләр. Кикимора урынындамы? Нәрсә-ә-ә мин сезне начарлык эшләргә командировкага җибәрдем. Ә сез...Домино уйнап утырасызмы?

(Cамолет очкан тавыш ишетелә)

Горыныч, але, алдыгызмы?
Икесе дә шундамы?

Болай эшлибез:
Тотып кара урманда
Әйләндерик зур төпкә,
Ормаска да сукмаска
Бар да булсын тәртиптә.

Кемдер килә монда, аның белән үзем разберусь.

Иван. Берәрсе бармы?

Убырлы. Ой,ой кем син? Кая барасың?

Иван. Иван-дурак. Кыш бабайларны коткарырга барам. Тик менә каян эзләргә икәнен белмим.

Убырлы. Конкретно сөйлә. Ник кирәк алар сиңа?

Иван. Әй, җибәрделәр инде шунда.

Убырлы. Ярар, юлдан килгәнсең утырып ял ит.

Иван. Син кем белән монда яшисең?

Убырлы. Кызым белән. Ул минем бикләр дә чибәр, матур. Бәлки Кар кызы урынына ул барыр? Тегеләрне эзләп тә йөрисе юк.

Иван. Син минем башымны әйләндермә, Убырлы. Мине юлдан яздырмакчы буласыңмы?

Убырлы. Әһә, әле син шулаймы, проходимец...Без синең кебекләр белән беләсеңме нәрсә эшлибез!?

Иван. Син нәрсә, Убырлы? (куркып кала)

(Убырлы кызы җырлап керә)

Мин чибәр, мин матур,
Миңа карап туймыйлар.
Нигә мине Яңа елда
Кар кызы итеп куймыйлар.
Фу-фу-фу кеше исе килә.

Убырлы. Уҗин сиңа.

Кыз. Син нәрсә ырҗаясың?

Убырлы. (пышылдап) Дуракны кыздырабыз хәзер.

Иван. (кычкырып көлә) Уф,үләм көлеп, эчем ката. Ой булдыра алмыйм.

Кыз. Нишли ул?

Убырлы. Көлә.

Иван. Ой,ой көлдермәгез.

Кыз. Менә дурак.

Иван. Мыегы ни тора, сине ничек Кар кызы урынына куярга?

Кыз. (Иснәнеп) Мин аның белән яхшы ис сизәм. Ә син нинди киңәш бирә аласың соң?

Иван. Мыегыңны бетерергә кирәк, аннан соң бәлки Кар кызы була алырсың.

Кыз. Әйдә, бетер, тырыш.

Иван. Әйтүе җиңел. Яңа елга кадәр үземнең дә эшләрем күп.

Убырлы. Әйдә болай эшлибез. Син мыекны бетерәсең, ә мин Кыш бабай белән Кар кызын коткарам.

Кыз. Тиз бул, Горыныч очып кайта хәзер.

Иван. Кайтып мине ашаса?

Кыз. Аны булдыра ул. Нәрсә булса да уйлап табарга кирәк.

Убырлы. Минем энекәш, диярмен.

Иван. Ярар, дару ясарга кирәк. Шул даруны битеңә сылыйбыз да, мин Кыш бабайларны эзләп китәм, ә син ятып торырсың.

Кыз. Әни ул алдаячак.

Иван. Алдамыйм инде.

Кыз. Әйдә күп телеңә салынма эшкә кереш.

Иван. Әз генә бака яфрагы, туфрак, су өстисең, теш пастасы, тоз кирәк. Болгатабыз, менә дигән маска чыга.

Кыз. Шуны биткәме?

Убырлы. Ярар тыңлап тор. Мин әптеккә йөгердем. бер аягым монда, икенчесе тегендә.

Кыз. Әй, ниндидер тавыш килә, ә, бу бит Горыныч кайта.

Иван. Кая барыйм, кая качыйм...

Кыз. Кайгырма, син бәби булырсың, бәбиләргә тими ул. (Иванның башына чепчик кигезә, авызына соска, пеленкага төрә). Елмай әле миңа. менә шулай.

Иван. Жратеньки хочу-у-у.

Кыз. Минем улымның ашыйсы килә.

Горыныч. Әй сез нигә көлмисез, мине яратмыйсызмы әллә? Алайса мин сезне җратеньки буду с косточками.

Кыз. Кара нинди батыр, мин сиңа ашарга әзерләдем. Мин әйтәм, кайтыр безнең героебыз, ашыйсы килер, ә мин аңа монда тәмле әйбер... ( Иван тыңлап тора да, авызындагы сосканы төкерә)

Иван. Менә сиңа мә, тьфү! Аша мине, бандит, тизрәк, озакка сузма (шул вакыт Матроскин килеп керә).

Матроскин. Менә шулай була ул. Башың эшләмәсә. (Горынычка) Әй, син зажигалка, мин сине көч сынашырга чакырам.

Горыныч. Иртәнге ашка өч блюдо булды. Яхшы.

Кыз. Өч блюдо?! Мине дә ашарга җыендыңмы әллә син? (Пакет тотып Убырлы кайтып керә).

Убырлы. Сез нәрсә монда?

Кыз. Әни, ул мине ашарга тели.

Убырлы. Кем?

Кыз. Горыныч.

Убырлы. Әле син шулаймыни. Нәрсә ошамады сиңа? Мин Яңа ел бәйрәмен боза яздым. Ә син...

Иван. Син нәрсә турында сөйлисең

Убырлы. Ә, мин бит юньсез. Кыш бабай белән Кар кызының самолетын юлдан яздырдым, шушы Горыныч планы буенча, ә ул...

Матроскин. Менә күпме начарлыклар эшләдегеә сез. Кыш бабайлар соңга калса, бәйрәм булмаячак.

Убырлы. Гафу итегез мине, хәзер барсында төзәтәм.

Кыз. Ңни син бит сихерче, син оста, эшлә тизрәк.

Убырлы. (уйлана)
Хәзер...
Кар очсын, буран тузсын
Усаллык юкка чыксын
Кәефләр күтәрелсен
Ямьле Яңа ел җитсен.

(Көй яңгырый, Кыш бабай белән Кар кызы керәләр)

Кыш бабай.
Исәнмесез, балалар!
Якты йөз белән каршы алалар!
Нинди әйбәт монда балалар!

Кар кызы.
Исәнмесез, дуслар!
Котлы булсын Яәа ел!

Матроскин. Бездә кадерле кунак сез түрдән узыгыз!

Кыш бабай. Хәерле сәгатьтә, дуслар!

Кар кызы. Сезне күкүгә без бик шат.

Кыш бабай. Киләсе ел шатлык, бәхет китерсен.

Иван. Рәхәтләнеп күңел ачыйк, туйганчы уйныйк. биик.

(Бәйрәм дәвам итә, уеннар, концерт номерлары)
Яңа ел
Уникаль идентификатор: 2112142104
11
0
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен, шәхси биткә керегез