БА
Билгесез автор
11 апрель, 2015 ел

Кеше язмышы

"Ничек буген әти,эчмэгәнме?"
Диеп кайта бала ишектән.
Бишле алганына соенеп,
Мәктәбеннән кайтып килеше.

Гырлап йоклый ата,гаме юк,
Бернәрсәдә ана кирәкми.
Яшьле кузен тобәп карый бала,
Эйләнгәли ятак тирәли.

Жәймә осте тулган топчек белән,
Э остәлдә чуп-чар, аракы.
Шул аракы аркасында инде,
Бозылды бит алар арасы.

"Арып-талып әни кайтып керер,
Жыештырыйм бераз булмаса.
Тыныч чакта ашарга да кирәк,
Тик анарчы әти тормаса."

Ана кайтты.Бер суз әйтмичә,
Кочаклады газиз баласын.
Йорәгендә сагыш, кайгысы,
Аллаг берук узе сакласын.

Тиз-тиз генә табын артына
Бала белән ана утырды.
Шул чагында исә киерелеп,
Кузен жыртып исерек ир торды.

"Бир ашарга мина,карап торма,
Ирме сина-әллә тугелме?"
Йодрык тоште остәл уртасына,
Кайнар шулпа аска тугелде.

Сикереп торды ана, тузмәде,
Кычкырырга сузләр эзләде.
Тик анардан алдан, котырган ир
Чәчте генә нахак сузләрне.

Йодрык тойнэп алар остенә
Сугарга дип, килә башлады.
Ике арага бпала килеп керде,
Ата аны болгап ташлады.

Газаплана торгач исерекне,
Бер булмәгә этеп керттеләр.
Булган әйберләрен кире жыеп,
Бу мәхшәрдән чыгып киттеләр.

"Житте диде ана,бик куп туздек,
Бәхетем булыр гомер юлымда.
Яна тормыш башлап карыйк әле,
Калганнары Аллаг кулында."

Рәхәтлектә яши алар хәзер,
Ойләрендә жылы,тынычлык.
Омет белән карап киләчәккә,
Уз тормышын този тырышып.

***** ***** ****

Тик шулайда исэн чакта бергә,
Тигез яшәуләргә ни житә !?
Ялгыз айга куз карашын тобәп,
Монаядыр хатын хәр кичтә.
Сагыну
Уникаль идентификатор: 1004152106
15
0
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен, шәхси биткә керегез