БА
Билгесез автор
3 февраль, 2015 ел
Кайчак дуслар сорыйлар миннэн:
"Ник хэр атна кайтасын син авылга."
Кон саен да кайтыр идем эле кочтэн килсэ
Эткэй-энкэй коткэн чагында.

Туземсезлек белэн котеп алам
Хэр атнада шимбэ житуен.
Кайтканда соенеп кайтам,
Тик ямансу кире китуе.

Без кайтышка энкэйнен ашы пешкэн,
Эткэйнен мунчасы ягылган.
Энкэй бер адым яннан китми
Безне коткэн,безне сагынган.

"Син яраткан кыстыбый пешердем,-ди энкэй.
-Эйдэле улым, аша."
Энкэй сыйлаган вакытта
Эткэй хэл-эхвал сораша.

Энкэй кебек "Яратам ",- дип эйтмэсэ дэ эткэй,
Яратканы хэр сузендэ тора сизелеп:
" Тышта салкын,сакланыгыз,
Йорегез,- ди. -Жылы киенеп."

Буш кул белэн кайтмыйм,кайткан чакта
Эткэй-энкэйгэ аламын булэк.
Тик аларга бу булэккэ караганда
Уземнен кайту кадерлерэк.

Атна буе кэефсез йоргэн эткэй-энкэйнен
Торалар буген елмаеп.
Шул колэч йозлэрне курер очен
Кайтам, дуслар, юл ярып.

Киткэнчедэн алып кайтканчыга кадэр
Алар хэрчак изге догада.
Хэвеф-хэтэр читлэп уза безне
Юлларыбыз уна шуна да.

Кайтып хэл белешудэн эткэй-энкэй
Сабыйларча куана.
Хэер-фатихалар алып эткэй-энкэйлэрдэн
Яшик фани доньяда.

Барыбыз да Аллах коллары без
Килмэгэнбез мэнге яшэргэ.
Бер кон килер, ай-хай укенерсен
Кеше булмас эткэй-энкэй дип дэшэргэ.
Сагыну
Уникаль идентификатор: 0302152117
11
0
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен, шәхси биткә керегез