АА
Адиля Ахметзянова
11 гыйнвар, 2017 ел
Яратам... тик кемне?
Аңламыйм үземне...
Эх, аңлап булса иде
Шушы сәер күңелне.

Яратам... тик кемне?
"Анымы"? "Бүтәннеме"?
Кайсы вакыт барлык хисләр
Бөтенләй сүнгән төсле...

Яратам... тик кемне?
Бу ялгышу түгелме?
Бу хәлләрдән үземә
Була башлады көлке.

Күңелем , ярар, күнде -
Яратам кебек инде,
тик шуны гына белмим:
кемне соң, бары Кемне?!
Мәхәббәт
Уникаль идентификатор: 1101172138
190
1
Фикерләр (1)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен, шәхси биткә керегез
AC
Angry Cat
14 май, 2019 ел
Борчылыр урын юк, юкка борчыласыз, алга таба барысыда ачыкланыр, тормыш күзләрне ача ул. Менә сизми дә калырсыз әле. Уңышлар сезгә.
0
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен, шәхси биткә керегез