МА
Марат Аббясов
23 июнь, 2023 ел

Бербөтенлек

Нинди серләрне яшерә төнге табигать,
Ошбу агачлар, юллар, күктәге йолдызлар,
Үле тынычлык, яктыртылган урамнар,
Тарихлы һәйкәлләр, искиткеч биналар...

Ниләр сөйли миңа мәңге узган заманнар,
Нидер пышылдыйлар колагыма изге айлар.
Кем без, кешеләр? Кешеләрме яисә хайваннар?
Рухи бердәмлек таркаламы яисә инде таркалган?

Үксеп елый минем Ватаным, туган ягым,
Канкоештан котыла алабызмы, Раббым?
Бөтенләй саташып беткән нурлы гасырым,
Моңсулыкка әйләнгән игелекле, үзәктәге кояшым.

Ә вакыт безгә шашкан күзләре белән карый,
Нәстә җитми, ди, сиңа, Әдәм баласы,
Яшәү срогы эчендә тора алмыйсың яхшы,
Һәрвакыт ихтыяҗ зурая, югалттың оятыңны.

Ләкин ишетмәбез дә ишетергә теләмәбез элекке чакларны,
Күпме гыйбрәт булса да, исәпкә алмыйбыз аны.
Фаҗигале вакыйгаларның кабат-кабат басулары,
Гаепле кеше үз битарафлыгы аркылы.

Моңа бакмыйча да, табигать белән мин бербөтен,
Шул урманнар, кырлар, мәетләр арасында минем гомер.
Биредә ирекнең чиге, дөньяның киңлеге,
Монда бакый мәгънәнең качырылган серләре...
Уникаль идентификатор: 2206232166
5
3
Фикерләр (3)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен, шәхси биткә керегез
AC
Angry Cat
11 июль, 2023 ел
Бу арада, шактый вакыт, әллә кая югалып тордыгыз әле, бүтән сезнең шигырьләрне укып булмас дип уйлган идем инде
1
3
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен, шәхси биткә керегез
МА
Марат Аббясов
21 июль, 2023 ел
Әссәламегаләйкем) Монда мин. Әлдә бераздан тагын шигырьләр кертермен.
1
2
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен, шәхси биткә керегез
AC
Angry Cat
17 август, 2023 ел
Вәәлейкем әссәләм, бик яхшы, көтәбез
1
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен, шәхси биткә керегез