МА
Марат Аббясов
6 сентябрь, 2023 ел

Язмыш җиле

Язмыш җиле белән әңгәмә корып
Йөрим кыр юлларында.
Бар мәшәкатьләрдән арынып
Күңелем иреккә ашкына.

Язмыш җиле миңа - сабыр бул - ди,
Тормыш ул мизгел генә.
Чынлыкта, саф мәхәббәттән башка
Булмый һичнинди ирек тә.

Азатлык артыннан йөгерә кешеләр,
Кем фани рәхәттә эзли, кем акчада.
Ләкин бәхеткә итә алмый матдәләр,
Барсы да тарта кабер төбенә.

"Бар мәшәкатьләрдән арындым" димә,
Мәшәкатьсез яшәп булмый җирдә.
Азатлыкка ирешергә телисең икән,
Арынырга кирәк сиңа нәфесләрдән.
Төрлесе
Уникаль идентификатор: 0609232178
3
0
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен, шәхси биткә керегез