МА
Марат Аббясов
21 октябрь, 2023 ел

Адаштыручы чынбарлык

Өстәгеләрнең иң авырткан җире - акча,
Исерткеч нәрсә астагылар өчен - дәва.
Үлгәннәргә инде булыша гына дога,
Исәннәр исә бәддога¹ кыла бер-берсенә.

Матди дөнья әдәмнәрне кызыктыра,
Зур сумга сатыла гайбәт һәм сафсата.
Арзанлык экраннарда куела тамашага,
Тамашачы туклана, тутырып күңеленә.

Ташланган сүзенең бәясе нидән тора?
Өйрәнде халык алданып зарланырга.
Астагылар көн саен төшеп бара төпкә,
Канәгатьсезлек белдереп өстәгеләргә.

Тормышның мәгънәсе безне уйландыра,
Күбесе икеләнеп карый шул мәсьәләгә.
Бүген - кеше таза, иртәгә - керә кабергә.
Ни файда артыннан атыла ул исән чакта?

***
¹Бәддога - ләгънәт, каһәр.
***
Төрлесе
Уникаль идентификатор: 2110232183
2
0
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен, шәхси биткә керегез