АГ
Алсу Галеева(Сафина)
Гамил кызы(1988), Актаныш
8 февраль, 2024 ел

Ибраhим авылы, илеш районы, рб

***
Авыл дисәң, авыл түгел -
Ике урам тик анда,
Көтүлек сыер җыелмас,
Дәвамым синең хакта.

Яшәү яме, тормыш тәме,
Бәрәкәт иңгән авыл,
Ныклы төзелгән өйләре
Сискәндермәс җил-давыл.

Кунак булсаң, һәрвакытта
Күрсәтерләр сый-хөрмәт,
Үз вакытында кайтырсың
Күчтәнәчләрең төяп.

Җәй фасылына төбәсәң,
Килер өчен бу якка,
Әкиятнең нәкъ үзенә
Җитешәсең кунакка.

Бакча тулы җиләк җимеш -
Белмәгәннәрең хәйран.
Умартада гөжли күчләр -
Тәмле бал белән сыйлан.

Ындыр артында агачлар,
Дуслашканнар соң ничек?
Җимешкәйләре дә нинди:
Чия, алма, чикләвек.

Ул кошкорты, малтуары
Чын зоопаркка җитә,
Бер хуҗалыкның байлыгы,
Тамыры тирән китә.

Авылның үз хәзинәсе -
Карурманы янәшә,
Бар тылсымлы тирән күле
Анда казлар гәпләшә.

Бу авылга юллар урау,
Җиңел керә белмәссең,
Тик тамырларың чакырса,
Син адашып йөрмәссең.
31.01.2024
Төрлесе
Уникаль идентификатор: 0802242190
5
0
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен, шәхси биткә керегез