АГ
Алсу Галеева(Сафина)
Гамил кызы(1988), Актаныш
8 февраль, 2024 ел

Усал көй

***
Гыйнвар аеның кулына
Эләккән тынлы корал,
Әй тырыша ул торбада
Көй чыгарырга усал.

Ачуы булгандыр мәгәр,
Алай тырышмас иде.
Усал көйне кем соң өзәр?
Бераз уйлашыйк инде.

Җайларга кирәк Гыйнварны,
Берәр хәйләне корып,
Читкәрәк алып торбасын
Курайга алмаштырып.
19.01.2024
Фәлсәфи көне
Уникаль идентификатор: 0802242205
5
0
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен, шәхси биткә керегез