АГ
Алсу Галеева(Сафина)
Гамил кызы(1988), Актаныш
14 февраль, 2024 ел

Кышның вакыты уза дип

***
Кышның вакыты уза дип,
Никтер, бураннар куба.
Ямьле язны куркытырга,
Ишегалдында туза.
Фидакарь хезмәт иткәнсең
Инде бераз ял кирәк.
Безнең хәлләрне күрәсең
Туктаусыз эшли көрәк.
Бетмәс синең мәшәкатең,
Әйдә, чәй эчеп алыйк.
Кояшка карап көлешкән
Тамчы җырларын тыңлыйк...
Явыз җеннәрнең уена
Син кышкаем, бирешмә,
Бусагада торган язга
Ишекләрне бикләмә...
Күңелеңдә нинди көйләр?
Сайла әйдә тынычын,
Яз төягән күчтәнәчләр
Бәхетен, куанычын.
8.02.2024
Төрлесе
Уникаль идентификатор: 1402242208
5
0
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен, шәхси биткә керегез