АГ
Алсу Галеева(Сафина)
Гамил кызы(1988), Актаныш
14 февраль, 2024 ел

Суык бабай оныгы - буран

Суык бабасы эшенә,
Буран атлы оныгы,
Көчле җил һәм кар туздырып
Беркөн килеп утырды.

Тәртип иде бабасында:
Урамда һичберсе юк,
Машиналар да кабынмый,
Тәрәзәдә хозурлык.

Агачлар бәстән киенгән,
Энҗе-мәрҗән бизәкле,
Офыкта җемелди таулар
Ялтыравык итәкле.

Оныгы, сабырсызрак шул,
Кабалана, тик тормый.
Шуның өчен Буран җиле
Аяк астында дулый.

Суык бабасы эшендә
Бозды булган тәртипне,
Матур агачлар өстеннән
Койды бәсле киемне.

Кар тузаны арасыннан
Инде офык күренми.
Кайда аяк басарга да
Төп-төгәл белеп булмый.

Карап әйтте Суык бабай
Буранның бу эшенә:
"Сабырлыкка өйрән, давай"
Көрәк биреп үзенә.
16.01.2024
Төрлесе
Уникаль идентификатор: 1402242210
5
0
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен, шәхси биткә керегез