АГ
Алсу Галеева(Сафина)
Гамил кызы(1988), Актаныш
14 февраль, 2024 ел

Бозлы бизәкләр

***
Суык бабай җәйнең төсен
Беркайчан да күрмәгән,
Шуның өчен рәсемнәрен
Буяуларга төрмәгән.

Ясаган ул сурәтләрен
Безнең тәрәзәләргә,
Күзәтәбез көнозыны
Бозлы бизәкләр генә.
13.01.2024
Төрлесе
Уникаль идентификатор: 1402242212
5
0
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен, шәхси биткә керегез