АГ
Алсу Галеева(Сафина)
Гамил кызы(1988), Актаныш
14 февраль, 2024 ел

Кыпчагым (илеш р-ны, рб)

Язмыш кайларга илтсә дә,
Һәрвакыт уйларымда;
Өзелеп сөйгән кече илем-
Кыпчагым йөрәгемдә.

Тырыш һәм ярдәмчел халкың,
Искиткеч табигатең.
Бормалы Сөн буйларында
Гөрләп яшә Кыпчагым.

Сокланам Кыпчагым белән,
Тормышың матур, күркәм.
Якты йолдызлар астында
Синдәй җир тапмам, беләм.

Әй, Кыпчагым, тал бишегем,
Кояшкай Сөндә качар.
Синсез үткән гөмерләрем
Кәккүк җырыдай яңг(ы)рар.

Тау башында каеннарың
Шаулап каршылар һәрчак.
Илһам канатлары биргән
Синдә үткән балачак.
Февраль 2023
Төрлесе
Уникаль идентификатор: 1402242215
5
0
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен, шәхси биткә керегез